ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 16 декабрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

Апаста ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы узды, анда Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашты һәм 2 урынны яулады. Аннары мәктәп республика конкурсы финалында Кама Тамагы районы данын яклаячак.

Кама Тамагы электр челтәрләре «Челтәр компаниясе» ААҖ хәбәр итә, Кама Тамагы штп һәм Куйбышев Затоны штп. 16 - 19 декабрьгә кадәр расланган график буенча электрны өзеп тору планлаштырыла.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 12 декабрендә район Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы рәислегендә Кама Тамагы муниципаль район Советы Президиумы утырышы булды.

Чара муниципаль хакимият вәкилләрен, эшмәкәрләрне, музей учреждениеләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләрен, яшь буынның актив вәкилләрен берләштерә. Стратегик сессияләр барышында районнарда туризм үсешенең төп юнәлешләре билгеләнә, бергәләп яңа чаралар идеяләре ачыклана.

2019 елның 8 декабрендә татар мәктәбе укучылары "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең «Тамчы-шоу» интеллектуаль-күңел ачу телевикторинасында катнашып, 1 нче урынны яуладылар. Кама Тамагы командасы составына Хисамова Азалия, Биктимирова Илүзә, Сабитов Равил керде.

Гражданнарны ТР Дәүләт Советы депутаты Рыжова Наталья Геннадьевна - Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йорт (китапханә бинасы) адресы буенча кабул итәчәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, элиталы орлыклар чәчелгән мәйданнарда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы гомуми репродукцияле орлыклар чәчелгән кырлардагы уңыштан күпкә югарырак була, дип билгеләп үткән иде. Репродукциягә бәйле рәвештә уңдырышлылыктагы аерма «бер үк технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип төгәлләштерде министр.

12 декабрь көнне Акчарлак спорт комплексы һәм Кама Тамагы урта мәктәбе базасында волейбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге үтте. Ярышларда 13 кызлар һәм егетләр командалары катнашты.

Бүгенге көннән алып 11 гыйнварга кадәр grantminmol-rt.ru сайтта яшьләргә грант ярдәме конкурсында катнашырга мөмкин. Мондый Республика конкурсларыннан аермалы буларак, бу юлы грант алу өчен иҗтимагый оешма да тәкъдим итү мәҗбүри түгел: грантларны 18 яшьтән 30 яшькәчә физик затлар алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International