ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

8 декабрь көнне, иң яхшы конкурсантларның конкурс номерлары белән гала-концертта катнашучыларны бүләкләү тантанасында узды.

Кама Тамагы районын 1 дәрәҗә лауреат булган «Новое поколение» ВИА (җитәкчесе БулатоваС.В.) һәм ике яшь пианистка Карпова Елизавета һәм Хамзина Гүзәл (җитәкчесе ХайбуллинаЗ.Р.) әлеге конкурсның Дипломантлары булдылар.

Казанда «Безнең заман герое»IV Республика премиясен тапшыру тантанасы булды.

Премия лауреатлары исемлегендә - республикабызның 15 өлкән кешесе.

Кама Тамагы районыннан проектта катнашучы дипломы, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр белән Кама Тамагы районында Тенеш штп яшәүче Миңлегалиева Алинә Хәниф кызы бүләкләнде.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, тантаналы шартларда, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашында Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру булды.

Галимова Мөкатдисә Минивәли кызы 1924 елның 12 декабрендә туган.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыйхов һәм РФ Президенты В.В. Путин исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Е. В. Сороковнина бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.

2 декабрьдә физик затларның милек салымнарын түләү срогы чыкты.

Түләүчеләргә-салым түләүләрен вакытында түләмәгән физик затларга мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла.

11 декабрьдә Балтач авылы мәдәният йортында умартачылар киңәшмәсе булып узды. Анда «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ генераль директоры Фәиз Нурмөхәммәт улы Динмөхәммәтов, «Татарстан умартачылары» РОО рәисе Шәүкәт Нуриәхмәт улы Хәйруллин, «Татарстан умартачылары» РОО юридик бүлеге җитәкчесе Андреев Алексей Владиленович, ПМО начальнигы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, умартачылар катнашты.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Тәмте авыл китапханәсендә «Кыш Бабай остаханәсе» ачылды. Китапханәче балалар өчен яңа ел бәйрәменә кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрде.

Хөрмәтле райондашлар!

          Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы Прокуроры күрсәтмәсе нигезендә, 2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көнне, законлылыкны, хокук тәртибен тәэмин итү, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен, Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы прокуратурасында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International