ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Захарова Антонина Федор кызы 1929 елның 3 октябрендә Спас Затонында эшчеләр гаиләсендә туа. Әтисе заводта шорник, әнисе шунда ук җыештыручы  булып эшлиләр. Ул гаиләдә өченче кече бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда Антонина 5 сыйныфта укый.

Районда 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Халыкара өлкәннәр көне декадасына багышланган чаралар үткәрелә. Кама Тамагы районының барлык җирлекләрендә һәм оешмаларында тантаналы чаралар, бәйрәм концертлары, очрашулар, бәйрәм табыннары уза.

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан район мәдәният йортында «Тормыш көзе алтын булсын» бәйрәм чарасында катнашучылар һәм кунаклар өчен игелек һәм зирәклек көнендә район предприятиеләре һәм оешмалары, шәһәр һәм авыл җирлекләре альбомнары, сугыш еллары, сугыш чорына кадәр төшерелгән альбомнар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә килүчеләр рәсемнәрдә үзләрен генә түгел, якыннарын, хезмәттәшләрен, күршеләрен дә тапты.

Республикада яшәүчеләр 2018 ел өчен милек салымнары (физик затлар милкенә салым, Җир һәм транспорт салымнары) өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында почта аша да, шәхси кабинетлар аша да салым уведомлениеләре ала башладылар.

Хәбәрнамәләрне почта аша җибәрү октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә салымнарны 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Бу юлы В.П. Муравьева исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3, 4 сыйныф укучылары значокларга багышланган мавыктыргыч музей дәресендә катнашты.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, 2019 елның ноябрендә Предприятие һәм оешма яшьләре белән эшләү буенча лидерлар һәм белгечләр арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» исеменә ел саен үткәрелә торган республика һөнәри осталык конкурсын үткәрә.

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган эш белән тәэмин итү очраклары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге оештырылган.


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк.

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстанның Кама Тамагы районында булды. Сәфәрнең максаты-районның агросәнәгать потенциалын һәм аның үсеш мөмкинлекләрен бәяләнү.

Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе район җанатарларын  узачак дөнья беренчелегендә катнашырга чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International