ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Мәгълүмати - укыту чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны кече елгалардагы һәм Куйбышев сусаклагычындагы хәлләр, көзге чорда су объектларында үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Шулай ук сулыклар янында балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында видеоролик күрсәтелде. Балаларга белешмәлекләр өләшенде. Чараларда барлыгы 27 кеше катнашты.

Алтын көз-ул искиткеч вакыт, табигать безне үзенең матур төсләре, мул яшелчә, җиләк-җимеш уңышы белән сөендерә. Көзге калейдоскоп безгә гаҗәеп, сусыл, бай буяулар бүләк итә.

Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 3 июлендәге ПУ-619 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитеты Татарстан Республикасы граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясенә конкурс башлану турында игълан итте. Гаризалар 2019 елның 12 сентябренә кадәр кабул ителә.

Эш бирүчеләр тарафыннан игълан ителгән вакансияләр саны 2019 елның 2 сентябренә 117 берәмлек тәшкил итә (2018 елның 1 сентябренә – 97 берәмлек). Иң күп вакансияләр мәгариф (9 вакансия), эшкәртү сәнәгате (18 вакансия), хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм саклау (7 вакансия), авыл хуҗалыгы (11 вакансия), төзелеш (14 вакансия) өлкәләрендә тәкъдим ителгән.


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 2 сентябрендә график буенча Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны алып килү эше башланды.

Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башланган иде.

Экстремизмга - ЮК! " айлыгы кысаларында Балтач авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен " Без терроризмга каршы!» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы тарафыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәг. башлап үтә.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

        Уку елы башланыр алдыннан ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча РПФ пенсия алучыларга туендыручысын югалту уңаеннан искә төшерә, бу 18 яшькә җиткәч, көндезге уку фактын раслап, пенсия түләүне озайтырга кирәк.

30 августта Туфан Миңнуллин исемендәге паркта Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов тантаналы бүләкләүләрдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International