Кош гриппы таралмасын өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы Россельхознадзор Идарәсе һәм Баш ветеринария идарәсе белән берлектә махсус билгеләнгән урыннарда кош кортлар сатуны оештыру буенча чаралар үткәрә. Муниципаль район башлыкларына бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә, урыннарда ЮХИДИ хезмәткәрләрен, участок полиция хезмәткәрләрен, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын җәлеп итәргә тәкъдим ителде.
Министрлык Татарстан халкына бары тик моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына тере кош сатып алырга, шулай ук ветеринария документлары булуга игътибар итәргә киңәш итә.
«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы исегезгә төшерә: 2013 елның 2 июлендәге 162-ФЗ номерлы Федераль закон хезмәт базарында дискриминация характерындагы чикләүләр булган буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында мәгълүматны теләсә нинди формада һәм чикләрдә гражданнар, вазыйфаи затлар, юридик затлар тарафыннан тарату тыела.
Җәйге су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Минем Куркынычсыз җәй" Бөтенроссия акциясе үткәрелүгә бәйле рәвештә, «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.
2019 елда Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә эчке һәм читтән кертелә торган туризм өлкәсендә социаль әһәмияткә ия эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар чыгымнарын финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә конкурс сайлап алуы үткәрә (http://tourism.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1461710.htm).
Балигъ булмаганнарны формалаштыру, тәмәке тартуның һәм алкогольнең йогынтысы турында репродуктив функциянең әһәмиятен аңлау һәм үсмерләрнең белемнәрен киңәйтү максатыннан, 201 9 нчы елның 22 нче маенда “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы татар урта мәктәбендә балигъ булмаганнар белән «Тәмәке һәм алкогольнең зыяны турында» сыйныф сәгате үткәрде.
2010 елның 19 мартыннан башлап, республиканың муниципаль берәмлекләрендә иҗтимагый фикер алышу барышында каралган барлык объектлар турында фикер алышу белән Татарстан Республикасы халкының 2020 елда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өчен өстенлекле булган мәсьәләләргә карата фикер алышуы буенча рейтинглы тавыш бирү уздырыла.
Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе өлкән «Б» һәм «А» төркеме «Радуга» балалар бакчасының (тәрбиячеләре Мубариева Ю. Р. һәм Сычева Е. А.) балалары өчен «Таныш һәм таныш булмаган бөҗәкләр» дигән библиомикс әзерләде һәм үткәрде.
Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы 2006-2019 еллар эчендә төзелгән шартнамәләргә инвентаризация үткәрү белән бәйле рәвештә 2019 елның 22-24 май көннәрендә гражданнарны кабул итү булмаячак, дип хәбәр итә.
2019 елның 21 маенда Чекутова Елена Сергеевнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Бүген Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Радуга» балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчесе белән берлектә өлкән төркем балалары өчен искиткеч бәйрәм оештырдылар.