ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Кирельск авыл китапханәсендә балалар периодикасы битләре буенча сәяхәт узды. Чара барышында балалар китапханәче ярдәме белән китапханә журналлары белән таныштылар. Балалар журналларның күңелле, танып-белү һәм файдалы сәхифәләре турында белделәр, аларның эчтәлеге белән таныштылар. Бик теләп ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында журналлар буенча иҗади биремнәр үтәделәр.

Бүген муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, сервис оешмалары һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, районның фермерлар ассоциациясе рәисе катнашында киңәшмә уздырды. Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы башлап җибәрде. Ул катнашучыларны районның агросәнәгать комплексы торышы белән таныштырды. 

 

2019 елның 28 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов катнашында чираттагы гражданнар җыелышлары Осинник һәм Тәмте авыл җирлекләрендә узды.

 

28 гыйнвар көнне Красновидово авылы китапханәсе методисты Оленина О.В. һәм Красновидово мәктәбенең тарих укытучысы Таһирова М.Г. Красновидово мәктәбендә хәтер кичәсе уздырдылар.

 


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итүне оештыру турындагы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Кама Тамагы Баш идарәсе башлыгы боерыгы белән «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш башкарыла.

22-25 гыйнварда Саратовта «Бәллүр волан» Бөтенроссия яшүсмерләр турниры узды. Әлеге ярышлар безнең спортчылар өчен беренче күчмә старт булды.

2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Кама Тамагы муниципаль районының барлык китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырылды. Күргәзмәнең максаты - яшүсмерләр һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру.  Яраткан эше белән шөгыльләнүче, һөнәрне дөрес сайлаган кеше бәхетле. Әмма үзенә туры килә торган һөнәр сайларга, күп һөнәрләр турында белергә кирәк. Укучыларга һөнәрләр дөньясы, һөнәрләр тарихы турында файдалы мәгълүмат булган китаплар һәм мәкаләләр тәкъдим ителде.


26
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

2019 елның 27 гыйнварында иртән һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыш җилнең көчәйгәндә 15-17 м/с кадәр (Казанда 16 м/с кадәр), аерым районнарда буран көтелә.

2019 елның 25 гыйнварында Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә чираттагы гражданнар җыелышы узды. Анда 24 гыйнварда муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында сайланган Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.

 


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2019 елның 25 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов һәм Кирельск авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин  Макарчева Нина Яковлевнаны  90 яшьлек юбилее белән котладылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International