ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 19 декабрендә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе волейбол буенча район беренчелеген үткәрде. Сәламләү сүзе белән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ильина Эльвира Альберт кызы чыгыш ясады.

 

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кешелекнең мәдәни кыйммәтләрен саклауның мөһимлеге» исемендәге чираттагы  музей дәресе  булды.  5 нче сыйныф укучылары  катнашындагы  дәрес  Николай Рерихның пакетына багышланган иде.  Балалар Дөнья Байрагының символлары һәм эстафетаның киң географиясе белән таныштылар.

10 декабрьдән «Кар чанасы-2018» профилактик операциясе башланды, аның барышында теркәү, идарә итү хокукы, еллык техник карау узу, үзйөрешле техниканың техник торышы тикшерелә.  Әлеге чара кысаларында 15 һәм 19 декабрьдә ГИМС, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәте вәкилләре белән уртак рейдлар уздырылды,алар барышында 24 берәмлек техника тикшерелде, төрле хокук бозулар өчен РФ КоАП 9.3 ст. буенча 7 беркетмә төзелде.

 


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

"2009-2018 елларга Россия Федерациясендә телерадиотапшырулар үсеше" федераль максатчан программасы нигезендә, "Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге" РТРС филиалы республикада цифрлы эфир телетапшырулары челтәрен төзүне тәмамлый.

 

15-16 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының 4 (финал) туры узды. Турнирда республиканың 23 районыннан 250дән артык спортчы катнашты. Алар арасында Кама Тамагы районыннан 15 спортчы бар иде.

Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җылы котлаулар кабул итегез!

Бүгенге тормышы сезнең эшчәнлектән башка күз алдына да китереп булмый. Ул гражданлык хәле актларын теркәү буенча кешеләрнең конституцион  хокукларын яклауны тәэмин итү буенча максатка юнәлешле эш таләп итә. Сез көндәлек хезмәтегез белән рухи кыймәттләр пропагандалауга, гаилә традицияләрен саклауда үзегездән өлеш кертәсез, сезнең матур теләкләр белән яшьләр яңа тормышка аяк баса, яңа туган сабыйларны теркәгәндә алар белән бергә шатланасыз.

Кама Тамагы районы буенча "Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе филиалы хәбәр итә:
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 15 ноябрендәге карары белән № 1375 "2019 елга эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләме турында" билгеләнә: 
эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме-1500 сум, эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме - билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнар өчен-8000 сум, пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен - «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында " Россия Федерациясе Законының 34.2 статьясындагы 1 һәм 2 пунктларында күрсәтелгән пенсия алды яшендәге гражданнардан тыш»;   

2018 елның 3 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымын түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды.

Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында күрсәтелгән срок тәмамланганчы салым түләү бурычын үти алмаса, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.

 

 14 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музей базары»Яңа ел бүләкләре ярминкәсен ачу тантанасы булды. Анда республикабызның төрле почмакларыннан музей сувенирларын күрергә мөмкин иде. 


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 14 декабрендә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Россия Федерациясе Конституциясе көне»нә багышланган волейбол буенча турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International