"Һөнәре буенча иң яхшысы" республика конкурсына авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләрдән 256 заявка кабул ителгән. Безнең районнан анда агросәнәгать комплексында хезмәт куючы 7 яшь белгеч катнашты.
4 ноябрьдә илебездә ул саен Халыклар бердәмлеге көне үткәрелә. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1962 елгы тарихи вакыйгалар белән бәйле. Кузьма Минин һәм Дмиртий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесы Мәскәүне чит ил илбасарларыннан азат итәләр.
Кама Тамагы муниципаль районы Олы Салтык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Фаил Заһретдинов (җитәкчесе Нурмиева Ф.Н.), Россиянең Татарстан Федераль антимонополь хезмәте Идарәсенең 25 еллыгына багышланган, “Мәктәп укучысы күзлегеннән көндәшлек” республика иҗат эшләре конкурсында 1 урынны яулады.
8 ноябрь көнне Казан шәһәре, К.Маркс ур., 61 йорт, 2 кат адресы буенча Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасының баш суд приставы Радик Ильясов, балигъ булмаган балаларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, суд карарларының үтәлеше буенча гражданнарны кабул итәчәк.
5 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп район мәдәният йортында "Шома Бас" хореография һәм фольклор конкурсының икенче сайлап алу зона туры узачак.
1 ноябрь көнне Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алмаз Насыров авыл җирлеге башлыклары һәм район территорриясендә cөт җыюны гамәлгә ашыручылар белән киңәшмә уздырды.
29 октябрьдә "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы беренчелегенә һәм команда чемпионаты зона этабына бадминтон буенча ярышлар булды.
2015 елда Мордва Каратае ТИҮ республика конкурсында катнашып, грант отты һәм бу акчага урамнарның бер өлешенә вак таш җәелә, зиратны әйләндереп алу өчен материал сатып алалар.
Россия пенсионерлары 2017 елның гыйнварында 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачаклар.
"Бэркут" МУП - районда пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче автотранспорт предприятиясе. Бүген бередә мәктәп маршруты автобусларында 12 шофер эшли. Алар белән бергә диспетчер, механик, тракторчылар хезмәт куя. Предприятие штатында 27 кеше.