Столяров исемендәге Затон мәдәният йортында алтын көз көнендә бар көчен һәм белемен халкына багышлаганнарны хөрмәтлиләр. Бу көнне мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берьюлы берничә чара үткәрде.
Күчемсез милек, җир участогы, машина һәм башка транспорт чарасы хуҗалары даими яшәү урыны буенча салым түләү квитанцияләре ала башлады. Закон нигезендә гражданнар салымнарны 2016 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиеш.
Яшьләр эше һәм спорт бүлеге иҗади яшьләр арасында конкурс үткәрү турында хәбәр итә. 3 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр "Тормыш ритмында" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы уза, аның максаты - яшьләр арасында ВИЧ таралуны кисәтү ысуллары турында аңлату.
Бүген Кама Тамагы районының үзәк мәчетендә өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды.
Яңа Сала авылында Өлкәннәр көненә багышланган чаралар булып узды.
Кадерле укытучылар, педагоглар һәм ветераннар!
Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
3 октябрь көнне Кече Салтык авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин Бавлы районы Кырымсарай авылында булып кайтты.
Кече Салтык авылында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары булып узды.
7нче октябрьдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында нотариус Наталья Идиятуллина һәм адвокат Владимир Камонин гражданнар кабул итә.
Кама Тамагы Иске Казиле авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Тормышыбыз бизәге сез" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.