Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев белән бергә туфракны көзге эшкәртү барышы белән танышу максатыннан берничә бүлекчәдә булды.
Бүген Кама Тамагы мәктәбенең хезмәт укытучысы Миңгалиева Элфия Фәйзулла кызы белән җиденче сыйныф укучылары туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
12 октябрь көнне Нина Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Куйбышев Затон штп башлыгы Николай Борисович котлады.
10нчы октябрь көнне Мәхмүд Ибраһим улына 90 яшь тулды. Әлеге бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Келәнче авыл җирлеге бышлыгы Дамир Кадыров котлады.
10нчы октябрь көнне, Өлкәннәр ункөнлеген үткәрү кысаларында, "Богородский рай" КЦСОНда социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең инструкторы Әлфия Гыймадиева "Актив спорт - сәламәтлек чыганагы!" исемле чара уздырды. Ул пенсионерларда һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру өчен эшләнде.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннары белән чәй табыны алдында очрашты.
Иске Казиле авыл җирлегенә кергән Каратал һәм Атабай авылы мәдәният йортларында да өлкәннәр көненә багышланган “Өлкәннәрдә акыл, сабырлык...” дигән әдәби музыкаль кичәләр уздырылды.
6нчы октябрь көнне "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре еллык традиция буенча үзләренең ветераннары Дербышев Александр Михайлович белән Нина Дмитриевнада кунакта булып кайттылар.
Өлкәннәр ункөнлеген үткәрү кысаларында 3 октябрьдә ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе "Яхшылык һәм хөрмәт көне" дип исемләнгән чара булып узды. Әлеге чарага пенсионерлар - элеккеге Идарә хезмәткәрләре чакырылган иде.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!