14 октябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районының "Богородский рай" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы Күзәтү Советы утырышы булып узды.
Һәр ел саен республикада 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр "Урман утырту көне" акциясе үткәрелә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 13-15 октябрь көннәрендә "Учак" Республика балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге базасында наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" республика профиль сменасын үткәрде.
Иске Барыш авылында тормыш итүче Хәбирә Мөхәммәтшинага бүген 90 яшь тулды. Әлеге бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин тәбрикләде.
Бүген Кама Тамагы штп яшәүче Фәйзерахман Саттаров үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге Бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов һәм башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина котлады.
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
"Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча зона ярышлары булып узды.
19нчы октябрьдән район үзәгендәге Җәмигъ мәчетендә гарәпчә уку дәресләре башлана.
Үзәк район китапханәсендә теркәлгән китаплар фонды белән беррәттән укучылар бүләк иткән китаплар да очрый.
"Өченче яшь университеты" программасы кысаларында Кама Тамагы урта мәктәбендә 10 октябрьдә Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе тарафыннан район үзәге ветераннары өчен компьютер курслары ачылды.