Хөрмәтле нотариуслар һәм Нотариаль палата хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез-Россиядә нотариат көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!
Хөрмәтле каматамагылылар!
Сезне чын күңелдән туган тел көне белән котлыйм!
Бүген Кече Мәрәтхуҗа авылында 100 баш мөгезле эре терлек симертүгә исәпләнгән Такаев Рефис Асад улы һәм Хәлиуллин Равил Миннул улының яңа терлекчелек фермасы ачылды. Чарада район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, фермерлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре катнашты.
Без Кама Тамагы муниципаль районы кешеләре турында публикацияләр сериясен ачабыз.
Бүген ул Ежов Артем Викторович - «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» ДАССОның ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме бүлегенең фельдшеры. Ул 12 ел эшли.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коронавирус эпидемиясе шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча «Контроль сәгате» формтында киңәшмә үткәрде. Чираттагы видеоконференция режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм республика АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов районда мохтаҗ гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясенә старт бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә пандемия шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен чаралары турында фикер алыштылар.
Дөньяда котырган пандемиягә дә карамастан, Татарстан аграрийлары бүген кырларда. Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Бернигә карамастан, Татарстанда язгы кыр эшләре ашыгыч темплар белән бара.
Бүгенге көнгә көзге культуралар 480,0 мең га мәйданда тукландырылган, ягъни 99%, күпьеллык үләннәр – 388,7 мең га, ягъни 80 %. Быел барысы көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га.
«Демография» милли проектының «өлкән буын» федераль проектында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыруга үзәк урын бирелгән.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының әлеге пилот проектында катнашуы 2021 елда планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча УПФР ДУ-коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына, 8(84377)2-15-91 телефоны номеры буенча шалтыратып башкарыла дип искәртә.