Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "МастерОк" клубы җитәкчесе Гумирова Лилия Рудник урта мәктәбенең 2 һәм 3 сыйныф укучылары белән «Иң яхшы әнигә –минем әниемә» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде (үз куллары белән бүләкләр әзерләү).
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде.
Район туган якны өйрәнү музеенда бу көннәрдә Вахит Дәүләтшинның «Язгы мизгел» дигән фотокүргәзмәсе эшли.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә уза.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз кар, иртән-көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-4, көндез максималь һава температурасы +2..+4.
Юлларда бозлавык.
2020 елның 3 мартында район мәдәният йортында. Анда муниципаль район Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Залаков Наил Ринат улы, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Байтемиров Камияр Мижагит улы, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Хәбибуллин Илнур Рәфак улы, ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең төбәк вәкиле, ТР Гарантия фонды вәкиле, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалык, КФХ башлыклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм сервис оешмалары җитәкчеләре катнашты.
3 март көнне Мәсрүрә Әһлулла кызын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатыйп улы Сәгъдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна котладылар.
Туучылар санын арттыру һәм абортлар санын киметү буенча чаралар кысаларында, 2020 елның февралендә Сөйки урта мәктәбе укучылары өчен «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы «Иртәнге йөклелекнең нәтиҗәләре» дигән лекция-әңгәмә үткәрде.
Китапханәче тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, дөньяда тәмәке тартуның зыяны турында сөйләде, бу начар гадәттән кешеләрнең күпме зыян күрүе һәм үлүе, үз сәламәтлегеңне кайгыртырга һәм аны сакларга кирәклеге турында әйтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, 2020 елның 3 мартыннан 5 мартына кадәр Татарстан аграрийлары Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» квалификациясен күтәрү программасы буенча укулар башлана.