ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Агроиминләштерү-аграрийларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүнең нәтиҗәле коралы. 13 февральдә 11.00 сәгатьтә "Казан Экспо" агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл нәкъ менә шундый темага багышлана. 2019 елда агроиминләштерү нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов ясаячак. Чарада шулай ук НС Президенты Корней Биждов катнашачак.

Кама Тамагы районы прокуратурасы район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән «Оригиналь жанр» номинациясендә 1 урынны һәм «Иҗади гаилә» номинациясендә 2 урынны яулады.

Бүген, 2020 елның 11 февралендә, район мәдәният йортында районның мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре хезмәт коллективлары җыелышы булды.

Халык тыңлаулары 4 март көнне 17.00 сәгатьтә Сөйки авылы мәдәният йортында түбәндәге адрес буенча узачак: Сөйки авылы, Колхоз урамы, 16а йорт.

2020 елның 4-6 февралендә «Кооператив идарәчесе» модульле экспресс-курсын тыңлаучыларның икенче агымы буенча укулар узды. 67 гариза арасыннан Татарстаннан 30 кеше һәм Ханты-Мансийск АҖ, Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Түбән Новгород һәм Ленинград өлкәләреннән 9 кеше сайлап алынды.

     «Яшь патриот» балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча чаралар үткәрү кысаларында "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы татар урта мәктәбендә "1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләрен немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне" документаль фильмын карау белән лекция - әңгәмә үткәрде.

    2020 елның 7 февралендә безнең районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гарипов Ленар Наил улы килде. Ул авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча оештырылган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә шулай ук муниципаль район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Татагролизинг» АҖ, «Красный Восток-АГРО» ЯАҖ вәкилләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар, баш ветеринария табиблары, хуҗалыкларның орлыкландыручылары, сервис оешмалары җитәкчеләре катнашты.

     2020 елның 7-9 февралендә Арча шәһәрендә Спорт туризмы буенча ТР Кубогының 1 туры узды, анда тренер Егоров Н.И.җитәкчелегендә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

     Красновидово авыл китапханәсе Горький музее белән берлектә «Ручка һәм карандаш»  танып – белү сәгате үткәрелделәр. Чарада балаларга карандаш һәм ручкалар тарихы турында сөйләделәр һәм бераз бәхәсләшергә тәкъдим иттеләр.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 10 февралендә Галеева Хадия Идрис кызын 90 яшьлек юбилее белән шәһәр тибындагы бистә башлыгы котлады. Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнин Владимир Павлович һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна катнаштылар.

Һадия Идрис кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм район Башлыгы һәм РФ Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International