«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы хәбәр иткәнчә, Квалификация үстерү милли Агентлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 29 сентябрендәге 2042-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, эшче кадрларның һөнәри әзерлеге, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча база үзәге итеп билгеләнгән һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан бизнес һәм мәгарифнең үзара бәйләнешен үстерү, кадрлар әзерләүгә һөнәри стандартларны кертү һәм квалификацияне бәйсез бәяләү буенча эш алып бара.
«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
2019 елның 28 октябрендә Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 105 йорт адресы буенча (китапханә бинасы) «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (китапханә бинасы) гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү булды.
Хөрмәтле кече һәм урта эшмәкәрлек, сәүдә предприятиеләре, товар җитештерүчеләр, эшмәкәрләрнең Иҗтимагый советы, районның эксперт берләшмәләре вәкилләре.
Сезне 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә сәүдә үсеше стратегиясе проекты белән танышырга чакырабыз. http://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/rus/proekt-strategii-razvitiya-torgovli-v-rossiyskoy.htm
2019 елның 28 октябрендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 25 метрга кадәр.
Начар метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннар чыгу белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак.
Атмосфера фронтлары узганда юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, температураның сизелерлек түбәнәюе, юлларда бозлавык көтелә. Шулай ук атмосфера басымының җитди һәм кискен тирбәлешләре дә күзәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан расланган график буенча Кама Тамагы муниципаль районы ике атнага бер тапкыр сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә - җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләреннән киметелгән бәяләрдән продуктларны киңәйтелгән сатуда катнаша.
Бүген, 2019 елның 28 октябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXX конференциясе булып узды.
2019 елның 25 октябрендә Казанда Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы Республика Советы Президиумы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе катнашты.
Бүген, 2019 елның 28 октябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Кама Тамагы муниципаль районында ата - аналар өчен «Гаилә учагы» клубы дәресе узды. Чараны «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Венера Хәсәнова үткәрде. 10 социаль хезмәт алучыга 2018 елдан башлап яңа төр социаль ярдәм күрсәтү чараларының беренче бала туганда нинди мөмкинлекләргә ия булулары турында хәбәр ителде.