ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2019 ел
җомга

29 март көнне Тәмте авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Белем ачкычы» дигән квест-уен үткәрелде.

2019 елның 30 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле бозлавык, көндез һәм кич белән көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-20 м/с һәм буран көтелә.

Алдакчыларның кармагына эләкмәсен өчен, кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Иң беренче чиратта картагызның мәгълүматларын чит-ят кешеләргә бирмәгез. Банк хезмәткәрләре беркайчан да үзләренең клиентларына шалтыратып, карта мәгъләматларын сорамый. Алар клиентларына үзләренә банкка килергә кушалар. 

Шулай ук счетыгыз турындагы мәгълүматны ешрак тикшереп торырга һәм sms-хәбәр хезмәтен тоташтырырга кирәк.

Кече Салтык авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Алда юллар - кайсын сайларга" исемле яшүсмерләр белән түгәрәк өстәл уздырдылар . Чарада булачак һөнәрне сайлаганда ниләргә ихтибар итәргә кирәклеген аңлаштылар.

Районның барлык учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен, халкын, бакчачылык участоклары хуҗаларын санитар-экологик икеайлык үткәрүгә җаваплы карарга һәм җирлек территориясен тиешле хәлгә китерергә чакырабыз.

Осинник авыл китапханәсе "Китап хастаханәсе" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Китап хастаханәсенең баш табибы – китапханә методисты җитәкчелегендә яшь табиблары дәвалауга мохтаҗ булган китапларны сайлап алдылар.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Балалар китабы атналыгы кысаларында Затон поселогы китапханәсе белгечләре "Китаплар көне" дигән китапханә вернисажы һәм кошлар көненә багышланган "Күкшә, миләш чыпчыгы, урман чыпчыгы – бәйрәмгә килделәр" дип исемләнгән  уен программасы.

28 март - бөек рус язучысы Алексей Максим улы Горькийның туган көне. Горькийның әсәрләре- балалар өчен алтын әдәбият фонды. Теләсә нинди әкият юкка гына язылмаган. Анда, һичшиксез, мораль салынган.

Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең укучылары белән “әкиятләргә сәяхәт”  дигән викторина үткәрделәр, «Максим Горький – балалар өчен» презентациясен күрсәттеләр.

2019 елның 29 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә, юлларда көчле бозлавык.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе, Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрне көчләп тагып, өченче яшьтәге гражданнарны алдау очраклары ешаюга игътибар итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International