ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 4 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында ТР Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш узды.


1
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 2 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчүче җил секундына 15 метрга кадәр, томан көтелә.

Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Владимир Павлович Сороковнин 90 яшьлек юбилее белән Лядова Евдокия Васильевны котладылар.

2019 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТР Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, ТР икътисад министры Ф. С. Габделганиев, ТР да милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре,  «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активы һәм тарафдарлары катнашында ТР Милли проектларын гамәлгә ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары уза.

Красновидово авыл китапханәсендә «Җилкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалар  өчен язучы Константин Ушинскийның 195-еллыгына багышланган «Акыллы, мәрхәмәтле – балаларга!» дип исемләнгән укулар үткәрелде.

Кама Тамагы районының  «Россия Пенсионерлар берлеге» булеге ИвановаФ.Х. җитәкчелегендә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча идарәсе ярдәме белән, 26 февральдә пенсионерларга Буа шәһәрендә үткәрелгән шашка һәм шахмат буенча зона турнирына сәфәр оештырды.

«Туган тел атналыгы» кысаларында Тәмте урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Алсу Зәйнуллина җитәкчелегендә Туфан Миңнуллин музеенда «Туфан Миңнуллин – безнең байлыгыбыз»дигән чара узды. Музейның баш саклаучысы Гөлчәчәк Гыймадиева укучылар өчен экскурсия үткәрде, бөек драматургның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.

2019 елнын 05 мартында 15.00 сәгатьтә Кама Тамагынын  штп Мәдәният йортында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләр Иҗтимагый советының конференциясе узачак. Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Салым хезмәте вәкилләре катнашачак.

28 февраль көнне Район китапханәсе бинасында район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән «Түгәрәк өстәл» булып узды.

2019 елның 6 мартында 14.00 сәгатьтән Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Җәләлиев Руслан Хәсән улы Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International