2019 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итүне оештыру турындагы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Кама Тамагы Баш идарәсе башлыгы боерыгы белән «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш башкарыла.
22-25 гыйнварда Саратовта «Бәллүр волан» Бөтенроссия яшүсмерләр турниры узды. Әлеге ярышлар безнең спортчылар өчен беренче күчмә старт булды.
2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Кама Тамагы муниципаль районының барлык китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырылды. Күргәзмәнең максаты - яшүсмерләр һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру. Яраткан эше белән шөгыльләнүче, һөнәрне дөрес сайлаган кеше бәхетле. Әмма үзенә туры килә торган һөнәр сайларга, күп һөнәрләр турында белергә кирәк. Укучыларга һөнәрләр дөньясы, һөнәрләр тарихы турында файдалы мәгълүмат булган китаплар һәм мәкаләләр тәкъдим ителде.
2019 елның 27 гыйнварында иртән һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән көньяк-көнчыгыш җилнең көчәйгәндә 15-17 м/с кадәр (Казанда 16 м/с кадәр), аерым районнарда буран көтелә.
2019 елның 25 гыйнварында Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә чираттагы гражданнар җыелышы узды. Анда 24 гыйнварда муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында сайланган Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.
2019 елның 25 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов һәм Кирельск авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин Макарчева Нина Яковлевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Красновидово авылының Горький музеенда 1-5 сыйныф укучылары өчен П.Бажовның 140 еллыгына «Павел Бажовның яшерен көче» дип исемләнгән әдәби-тарихи экскурс үткәрелде.
Хөрмәтле студентлар! Сезне искиткеч бәйрәм – Россия студентлары көне белән котлыйм!
Студент еллары - ул һәр кеше тормышында иң якты чор. Нәкъ менә шушы чорда тормыш юлы юнәлеше билгеләнә, булачак шәхси һәм һөнәри уңышларга нигез салына. Тормыш тулылыгы, бай тәэсирләр буенча бу елларны башкалары белән чагыштырып булмый. Һөнәри эшчәнлектә беренче адымнар ясап, сез үз киләчәгегезгә юл билгелисез.
Туган якны өйрәнү дәресләре кысаларында Кама Тамагы урта мәктәбенең 7 б сыйныф укучылары районның туган якны өйрәнү музеенда комплекслы чарада катнаштылар. Табигать залында балалар безнең район территориясендә яшәүче хайваннар һәм кошлар турында белделәр. Яшәү мохитенең кайбер фактлары, флора вәкилләренең яшәү һәм туклану рәвеше турында балалар беренче тапкыр ишеттеләр. Чараның икенче өлеше Богородское авылы тарихына багышланган иде-бүген Кама Тамагы район үзәге этнография, тарих-археология залында узды. Чараның йомгаклау өлеше истәлекле датага- студентлар көненә багышланган иде.
Һәр халыкның тарихы-сугыш тарихы. Алар бик күп -санап бетерерлек түгел! 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы- тәҗрибәле, яхшы коралланган, куркыныч дошман белән сугыш. Гитлерның максаты- илебезне җитәкләү, бөтен халыкны коллык чылбырында калдыру.