2019 елның 31 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда томан көтелә.
Бүген, 2019 елның 30 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе Буа муниципаль районында узган Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнашты. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев, шулай ук Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Лаеш һәм Спас районнары делегацияләре катнашты.
2019 елның 29 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов катнашында чираттагы гражданнар җыеннары Красновидово авыл җирлегендә һәм Тенеш поселогында узды.
2019 елның 29 гыйнварында Кама Тамагы поселогы Советы утырышы залында ”БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлегенең XXVIII конференциясе узды.
Келәнче авыл китапханәсе методисты Келәнче урта мәктәбе укытучылары белән берлектә «үлемсез Сталинград» дип исемләнгән әдәби-тарихи сәгать үткәрделәр. Балалар Сталинград сугышында күрсәткән батырлык, Сталинград сугышының мөһим чорлары, аның тарихи әһәмияте, дәһшәтле еллар истәлеге турында ишеттеләр. Чара презентация һәм документаль фильм күрсәтү белән үрелеп барды. Шулай ук чарага «исемнәрдә һәм даталарда Бөек Ватан сугышы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
2019 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итүне оештыру турындагы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Кама Тамагы Баш идарәсе башлыгы боерыгы белән «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш башкарыла.
Кирельск авыл китапханәсендә балалар периодикасы битләре буенча сәяхәт узды. Чара барышында балалар китапханәче ярдәме белән китапханә журналлары белән таныштылар. Балалар журналларның күңелле, танып-белү һәм файдалы сәхифәләре турында белделәр, аларның эчтәлеге белән таныштылар. Бик теләп ребуслар, кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында журналлар буенча иҗади биремнәр үтәделәр.
Бүген муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, сервис оешмалары һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, районның фермерлар ассоциациясе рәисе катнашында киңәшмә уздырды. Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы башлап җибәрде. Ул катнашучыларны районның агросәнәгать комплексы торышы белән таныштырды.
2019 елның 28 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов катнашында чираттагы гражданнар җыелышлары Осинник һәм Тәмте авыл җирлекләрендә узды.
28 гыйнвар көнне Красновидово авылы китапханәсе методисты Оленина О.В. һәм Красновидово мәктәбенең тарих укытучысы Таһирова М.Г. Красновидово мәктәбендә хәтер кичәсе уздырдылар.