ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 3 февралендә МР башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы "Тәмте" агрофирмасы " ҖЧҖнең терлекчелек фермаларын йөреп чыкты. 

Кирельск авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясе кысаларында 5 нче сыйныф укучылары өчен «разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз»дигән кычкырып укулар үткәрде.


2
февраль, 2019 ел
шимбә

2019 елның 2 февралендә Панова Лидия Николаевнаны 90 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы һәм Тәмте авыл җирлеге башлыгы Зиновьев Игорь Альберт улы котладылар.

Лидия Николаевнага чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.


1
февраль, 2019 ел
җомга

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган эш белән тәэмин итү очраклары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге оештырылган. Шулай ук исегезгә төшерәбез, Кама Тамагы муниципаль районында "соры" хезмәт хакы белән көрәш буенча эш оештырылган.

 

Кичә, 2019 елның 31 гыйнварында, муниципаль район Башлыгы Наил Вазыйхов катнашында Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында гражданнарның йомгаклау җыелышы узды.

Татарстан Республикасы Прокурорының «Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында бөтенроссия эшкуарлар кабул итү көнен оештыру турында»гы 2011 елның 31 гыйнварындагы 6/20р номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында 2019 елның 5 февралендә Бөтенроссия эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын кабул итү көне узачак.

 


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

          2019 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.

 

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дигән акция үткәрделәр, ул СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Ватан сугышы Партизанына» медале (1943 елның 2 февралендә) билгеләнгән датасына һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизан һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган.

 

30 гыйнвар көнне Затон поселогы китапханәсендә кадет интернат-мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Татарстан: тарих нуры» телдән журнал үткәрелде.

Кичә, 2019 елның 30 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов катнашында Куйбышев Затоны поселогында гражданнар җыелышы узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International