ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 7 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының  агымдагы сораулар буенча районның  финанс органнары җитәкчеләре  белән  чираттагы  атналык  эшлекле киңәшмәсе уза.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Кама Тамагы урта мәктәбенең 7 «А» сыйныф укучылары өчен Сталинград сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган дәрес.

6 февраль көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы районындагы социаль яклау бүлеге, Тәтеш районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Кама таңнары» социаль ярдәм үзәге, «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәт коллективлары җыелышы булып узды.

 

Тенеш авылы китапханәчесе «Улыбка» балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен кышкы салкын турында танып-белү дәресе үткәрде.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Балтач авыл китапханәсендә балалар язучысы Роза Хафизованың 90 еллыгына багышланган "моңлы әкиятче" исемле  әдәби сәгать үткәрелде.

Районның туган якны өйрәнү музеенда «Кама таңнарын» да ял итүчеләр өчен «Бер экспонатның тарихы» дигән чираттагы чарада сүз  көнкүреш әйбере – үтүккә багышланган иде. Очрашуда  катнашучылар  бүгенге көндә туган якны өйрәнү музеенда булган  күмер, спирт, газ, парлы  үтүкләрнең бай коллекциясе белән таныштылар. Аннары музей кунакларына үтүкләр музее турында документаль фильм күрсәтелде. Ә очрашу ахырында Туган якны өйрәнү музее заллары буйлап традицион экскурсия булды.

Бүген, 2019 елның 5 февралендә, 9:00 сәгатьтә район хакимияте бинасында ата-аналары алиментлар түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча Кама Тамагы районы суд приставлары хезмәте җитәкчесе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Кама Тамагы муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе, Кама Тамагы поселогының башлыгы, муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек органнары катнашында  чираттагы Бердәм кабул итү көне узды.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 4 февралендә район әфганчылар Советы рәисе Кәримов Рамил, Нәбиуллин Рафик, Гобәйдуллин Рафис һәм Балтач авыл җирлеге башлыгы Мөхәмәдуллин Динар үзләренең хезмәттәше, Балтач авылында туып-үскән Вафин Данис янына бардылар. Хәзерге вакытта Данис Варис улы Алабуга шәһәренең интернат-йортында яши.

2019 елның 1 февралендә Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Идарәсе «2018 елда Идарәнең эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында» темасына йомгаклау утырышын үткәрде.

2-3 февральдә Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы шәхси Кубогының бадминтон буенча беренче туры узды. Ярышлар бер мәйданчыкта Казан, Чаллы, Алексеевск, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Чистай, Аксубай, Кукмара, Әлки, Тәтеш, Лаеш, Түбән Кама, Кайбыч, Әлмәт, Тукай, Әтнә, Баулы, Буа, Түбән Кама, Югары Ослан, Зәй, Теләче, Лениногорск районнарыннан 250дән артык спортчы җыелды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International