Белгәнебезчә октябрь аеның беренче ункөнлеге “Өлкәннәр декадасы” итеп игълан ителгән. Быел Изге Гает бәйрәмебез дә, шушы ункөнлектә туры килде. Иске Казиле авыл җирлегендә дә “Өлкәннәрдә акыл-сабырлык...” дип исемләнгән бәйрәм чаралары һәм Корбан бәйрәмнәре үткәрелде. Иске Казиле авыл җирлегендә барлыгы 132 песионер (Каратал-50, Иске Казиле 57, Атабай-15, Бишалаб-10) яши. Бәйрәмгә бу кешеләрнең барысы да һәм авыл халкы чакырылган иде. Беренче булып, бәйрәмнәр эстафетасын Иске Казиле авылы мәдәният йортында ачып җибәрдек. 1 октябрь көнне анда Өлкәннәр көне уздырылды. 5 октябрдә Атабай авылы мәдәният йортында- Бишалаб һәм Атабай авылы өлкәннәре өчен, 7 октябрь көнне Каратал авылы мәдәният йортына Өлкәннәр көне һәм Корбан бәйрәме булды, ә инде 8 октябрьдә Иске Казиле авыл мәдәният йортында Корбан бәйрәме уздырылды
“Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә кую кысаларында республикада “Татарстан Республикасында сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен куллану” конкурсы старт ала.
3 октябрь Затон урта мәктәбендә Укытучы Көне алдыннан “Үзидарәләр көне” булды, оештыручылар – киләчәк укуны тәмалаучылар(11 сыйныф).
6 октябрь көнне Шәпкә авылында Корбан Гаетенә багышлап корбан ашы үткәрелде.