2014 елның 15 сентябрендә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССР КПСС Кама Тамагы райкомының беренче секретаре Ахмадуллин Хидият Әсхәдулла улын 89-яшьлеге белән котлады.
08.09.2014 алып 15.09.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 116 чакыру булган, 16 кеше госпитальгә салынган.
Алдагы көнне Сергей Владимир улы аңа иң якын һәм бертуган кешеләре арасында үзенең 80-яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны Кама Тамагы МР башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы, “Куйбышев исемендәге РБФ” заводы директоры Вазыйхов Наиль Альберт улы һәм Куйбышев Затоны поселогы башлыгы Сороковнина Елена Владимир кызы котладылар.
Бүген, бердәм сайлау көнендә, Татарстан Республикасында ТР Дәүләт Киңәшмәсе бишенче чакырылышы сайлаулары үтә.
12 сентябрь көнне сәгать 12:00дә район балалар китапханәсендә Кама Тамагы штп. “Салават күпере” балалар бакчасының мәктәпкә әзерләү төркеме балалары белән очрашу булды.
2014 елның 11 сентәбрендә ТР янгынга каршы хезмәт күрсәтү Апас отрядының Каратал авылы аерым постында Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбе укучылары өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Кама Тамагы штп. торучы Гыймадиев Кашаф Шәйхи улын 90-яшьлеге белән котладылар.
2014 елның 9-10 сентябрендә Тәмте урта гомуми белем мәктәбендә “Сәламәтлек сәгате” бердәм дәресләре үткәрелде.
Кызганычка каршы, түләмәүчеләр һәрбер күп фатирлы йортларда бар. Түләмәүчеләр безнең тормышны куркыныч астына куялар. Әгәр түләүләр булмаган, димәк йөртүче организацияләрнең төзекләндерү, ремонт үткәрергә акчасы юк дигән сүз.