ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 2019 елның 18 февралендә, Совет утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш узды.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Кама Тамагы районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Виталий Юманов Халыкара китап бүләк итү көнендә район балалар китапханәсендә «Идел баһадирлары» әкият китабын тәкъдир итте.

15 февраль көнне Район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов  катнашында Әфганстаннан  гаскәрләрне  чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Бүген, 2019 елның 15 февралендә, Кама Тамагы районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәт коллективында җыелыш узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин катнашты.

 

  Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан районның туган якны өйрәнү музеенда безнең район ветеран  әфганчылары  белән очрашу узды. 

Балтач авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. 

Кама Тамагы муниципаль районының ОСВОД (сулыкларда коткару җәмгыяте) иҗтимагый берләшмәсе 2016 елның июнендә оештырылган иде. Җәмгыятьнең төп бурычлары-суда куркынычсызлык чараларын үтәү һәм су объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча халык арасында профилактик һәм аңлату эшләре алып бару.

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән хөрмәтле сугышчылар, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар!

Быел 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу билгеләп үтелә.

 


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 февраль коне «Тәтеш районының халыкны эш белэн тәэмин итү үзәге» Кама Тамагы районы буенча филиал белгече Рәшидә Сучкова Сөйки урта мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча чара уздырды. 

Бүген «Казан Экспо»  Халыкара күргәзмә  үзәгендә агросәнәгать форумы кысаларында кулланучылар кооперативларының башкарма директорлары олимпиадасы  җиңүчеләрен  бүләкләү  булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International