ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Кама Тамагы муниципаль районы  Башлыгы Павел Лоханов "Бозда сак булырмын" балалар рәсеме республика конкурсында җиңү яулаган  Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 Б сыйныф укучысы Төхвәтуллин Әлфридкә планшет тапшырды .  

Бүген, 13 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов район территориясендә туризмны үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Алмаз Насыйров, район Советы һәм Башкарма комитетының профильле бүлекләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасында танылган тарихчы һәм туган якны өйрәнүче Леонид Абрамов, туристик компанияләре вәкилләре катнашты.  

2017елның  13 гыйнвар көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы татар мәктәбендә, якташыбыз шагыйрь, күп җырлар авторы Нариман Камаловның 75 яшь тулуы уңаеннан, “Әйди аны алга ал таңнар...” дигән шигърият сәгате уздырдылар.

Хөрмәтле каматамагылылар! Бүген, 13 гыйнвар көнне  19.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда районның үзәк чыршысын ябу тантанасы узачак. Бәйрәм чарасы театральләштерелгән  тамаша, җыр-биюләр һәм күңелле уеннар белән үрелеп барачак. Рәхим итегез!

Хөрмәтле журналистлар, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре,  ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Хәзерге заманны массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына китерүе кыен. Журналистның гражданлык позициясеннән һәм чынбарлыкны матбугатта төгәл чагылдыруыннан укучыларның вакыйгаларга мөнәсәбәте формалаша, җәмгыятьнең хакимият белән ачык диалог алып бару, көнүзәк проблемаларны хәл итү мөмкинлеге барлыкка килә. Гражданнар җәмгыяте формалашу сезнең һәркайсыгызның һөнәрилеге һәм җаваплылыгына бәйле.


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль райны Куйбышев Затон штп "Родничок"  балалар бакчасында "Чыршы белән саубуллашу" бәйрәме узды. Традиция буенча  барлык төркемнәрнәрдә  тәрбияләнүче балалар чыршы тирәсенә җыелалар.

Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте китапханәсендә, Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган,  "Җир-безнең йорт" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә экологик чара үткәрелде, анда "Могҗизалар урманы" дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

Бүген Кама Тамагы штп яшәүче Сөләйманова Халисә Гыйниятулла кызын  100 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Кама Тамагы штп Башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин котлады.


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

11 гыйнвар көнне Халыкара "Рәхмәт" көне билгеләп үтелә. Шушы көнгә багышлап, Кама Тамагы муниципаль районы Кече Салтык авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә хезмәткәрләре белән берлектә югары сыйныф укучылары өчен  "Рәхмәтемне белдерергә, сүзләрем җитми минем" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне уңаеннан иң җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International