ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

11 гыйнвар көнне район Башлыгы Павел Лоханов агымдагы сораулар буенча Кама Тамагы муниципаль районы финанс органнары җитәкчеләре белән традицион киңәшмә уздырды.


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Баласыз дөнья -  өметсез һәм киләчәксез дөнья. Балалар өйгә шатлык һәм бәхет, ата-ана тормышына  яктылык алып килә. Шатлык һәм бәхет яшь ата-ана -  Руслан Хатып улы һәм Алия Рифат кызы Биккининнар  гаиләсенә килде.  2017 елның  2 гыйнвар көнне беренче балалары – кызлары  Самира дөньяга килә.  Аның тууын теркәү тантаналы шартларда 10 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә узды.

2017 елның 8 гыйнвар көнне  Кама Тамагы муниципаль районы Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин Кыртапа авылында гомер итүче Нигьмәтҗанова Нурлыбәнәт Насретдин кызында кунакта булды.  Аңа 2017 елның 7 гыйнвар көнендә 101 яшь тулды.

8 гыйнвар көнне Кама Тамагы штп  "Акчарлак"  спорт – сәламәтләндерү комплексы базасында  Нотфуллин Марсель һәм Малявин Сергей истәлегенә мини-футбол буенча ир-ат командалары арасында район турниры булды.


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның  башы күңелле вакыйга белән билгеләнде – 9 гыйнвар көнне  Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  Бакунина Диана Алексей кызына (Тәмте авылы) һәм Морева Полина Артем кызына (Куйбышев Затон штп) туу турында  таныклыклар тапшырылды.


6
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү комплексында  кызлар арасында волейбол буенча район яңа ел турниры узды. Турнирда барлыгы 4 команда катнашты: Тенеш штп, Куйбышев Затон штп, Кама Тамагы штп 2 команда.


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар арасында 40+ яшь категориясендә мини-футбол буенча иптәшләрчә турнир оештырылды. Турнирда Татарстан Республикасының Кама Тамагы, Буа һәм Тәтеш муниципаль районнары футболчылары катнашты.


31
декабрь, 2016 ел
шимбә

Узган ел дәвамында Владимир Путиннан   исемле котлау юлламасын Кама Тамагы муниципаль районының 51 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне алды.

Хөрмәтле каматамагылылар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Яңа ел һәм Раштуа – иң матур һәм яраткан бәйрәмнәребез, алар кешеләрне берләштерә, туганнарны һәм якыннарны гаилә учагы тирәсенә җыя. Бу бәйрәм көннәре могҗиза көтү, мәхәббәт таната итүе, яхшыга өметләнү һәм гармонягә омтылыш белән балачактан күңелләребезгә кереп урнашкан. 2017 ел якынлашканда без узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз. Узып баручы елны лаеклы үткәрдек дип әйтә алабыз. Ул гади ел булмады. Ләкин аның белән күп кенә хәтирәләр дә бәйле. Бу – киеренке хезмәт, һөнәри уңышлар төптән уйланган карарлар чоры булды. 2017 елга ышанычлы адымнар белән аяк басу өчен һәрберебез үз өлешен кертте. Яңа елга зур планнар билгеләдек.  Районыбызда талантлы, энергияле кешеләр күп, шунлыктан туризм һәм кече бизнесны үстерү потенциалы зур, димәк, алда безне яңа уңышлар көтә. Моңа безнең көчебез җитәр дип ышанам, чөнки югары һөнәрилек, хезмәт сөючәнлек, бер-беребезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу безгә хас сыйфатлар.


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе «Бердәм Россия Кыш бабае» акциясен үткәрде.

Анда күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашты. Кыш бабай һәм Кар кызы аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм сәламәтлек, уңышлар теләп бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International