28 декабрьдә районда “Полиция Кыш бабае” хәйрия акциясе старт алды. Аның максаты – аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим, кисәтү исәбендә торучы һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм күрсәтү.
ТР Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсенең клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге 2016 елның 31 декабреннән алып 2017 елның 8 гыйнварына кадәр гражданнар кабул итми һәм телефон аша консультация бирми.
5 гыйнварда сәгать 8.00дән 14.00гә кадәр эшләмәгән, вафат булган пенсионерларны күмү өчен пособие билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итә.
Балчыклы авылы жирле ижтимагый узидарәсе тарафыннан Балчыклы авылы мәчетендэ дә мәулид бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев ачты.
Кече Бортас авылы мәчетендә “Иман нуры” дип исемләнгән мәүлид бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә Олы Бортас, Кече Бортас һәм Балчыклы авылыннан кунаклар килгән иде.
26 декабрь көнне район мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме булды. Бу мөселманнарның иң зур, күркәм бәйрәмнәренең берсе район мөхтәсибәте, үзәк китапханә һәм мәдәният бүлеге белән берлектә уздырылды.
Хөрмәтле коткаручылар һәм коткару хезмәте ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы теләкләрне кабул итегез. Кеше гомерен коткару - югары һөнәрилек, батырлык, кыюлык таләп итә торган катлаулы, җаваплы һәм мактаулы һөнәр. Коткаручылар нәкъ менә шушы сыйфатларга ия.
Районда һәм торак пунктта яңа ел бәйрәмнәре вакытында пиротехник эшләнмәләр куллану өчен урыннар билгеләнде.
25 декабрь көнне Кама Тамагыннан уналты укучы Казан шәһәренең "Татнефть-Арена" боз сараенда, республиканың яңа ел чыршысында булдылар. Бүгенге чыршы бәйрәменә Татарстаннан 7000нән артык бала җыелды: активистлар, уку алдынгылары, фестивальләр җиңүчеләре, перспектив спортчылар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар.
26 декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмәне үткәрде.
23 декабрь көнне Кама Тамагы штп Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кама Тамагы муниципаль районының төп яңа ел чыршысы ачылу тантанасы булып узды.