Район Башлыгы агымдагы сораулар буенча Кама Тамагы муниципаль районы финанс органнары җитәкчеләре белән традицион киңәшмә уздырды.
16 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислеге астында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә сүз 10 айга сөт җитештерү буенча инвестицион компанияләрнең эш нәтиҗәләре турында да алып барылды. Терлекчелекнең торышы турында министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.
2016 елның 22 ноябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фәррахов Айрат Зәки улы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итәчәк.
16 ноябрь көнне муниципаль район Советының 11 утырышы булды. Депутатлар Кама Тамагы муниципаль районының 2017 елга һәм 2018, 2019 еллар план чорына социаль-икътисади үсешенә фаразларны һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының 2017 елга һәм 2018, 2019 еллар план чорына бюджет проектын тикшерде.
15 ноябрь көнне Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов шәхси сораулар буенча традицион гражданнар җыелышын уздырды. Кабул итү вакытында Павел Николаевич игътибар белән килгән кешеләрнең үтенечләрен һәм сорауларын тыңлады, аннан соң куелган бурычларны хәл итү өчен тиешле район хезмәтләренә йөкләмәләр бирде.
15 ноябрь көнне Мордва Каратае авылында яшәүче Елантьева Зоя Михайловнага 95 яшь тулды. Әлеге бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валетнина Лазарева котлады.
20 ноябрь үзсалым мәсьәләсе буенча бердәм тавыш бирү көне буларак игълан ителде. Бу көнне Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районындагы барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзсалым мәсьәләсе буенча референдум үткәрелә.
Республикада кайбер кешеләрнең үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, йортларга, фатирларга кереп йөрү очраклары теркәлгән. Алар, төрле сәбәпләр табып, кешеләрне пенсия тупланмаларын теге яки бу дәүләтнеке булмаган фондка күчерергә чакыра.
Кама Тамагы муниципаль районы Тенеш штп Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Флагман” социаль мәктәп проектларының Бөтенроссия конкурсында катнашалар.
12 ноябрьдә Казанның "Ягодная Слобода" сәүдә үзәге янында ярминкә оештырылды. Сәүдә мәйданчыгында Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды.