ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

21 ноябрь көнне терлекләрнең кышлату торышын тикшерү максаты белән  Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов "Кама Тамагы" АХП  "Сөйки" һәм "Кирельск" бүлекчәләрендә булып кайтты.

 

"Богородский рай" социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы Алия Айсина Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 3 "Б" сыйныф укучылары белән балачак  ишегалды уеннарын уздырды.

Кама Тамагы штп район мәдәният йортында "Бизнес - десант" мәгълүмат бирү семинары булып узды. Семинар эшендә Кама Тамагы муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе  вазыйфаларын башкаручы Алмаз Насыров катнашты.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

19-20 ноябрьдә Алабугада бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогына 5нче тур үтте. Республиканың 14 шәһәр һәм районыннан килгән 200дән артык спортчы белән берлектә турнирда безнең районнан да 15 бадминтончы катнашты.

20 ноябрь көнне районның 8660 кешесе (84,9%) үзсалым мәсьәләсе буенча референдумда катнашты. Барлык тавыш бирүчеләрнең 93%ы уртак ихтыяҗларга акча җыю турында уңай фикердә.

Район предприятие, оешма, учреждение, бүлек җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән  чираттагы киңәшмәне   муниципаль район башлыгы Павел Лоханов үткәрде.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Кама Тамагы муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча эш алып барыла. Авыл халкына өстенлекле шартларда кредитлар бирелә һәм процентларның бер өлеше федераль һәм республика бюджетларыннан субсидия формасында кайтарыла.

Кама Тамагы районында террорлык актын булдырмый калу өчен өйрәнүләр булып узды.


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар! Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 18 ноябрендә  10.00 сәгатьтә, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү  көне  кысаларында,  Кама Тамагы муниципаль районы Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә  аерым төркемгә кергән затларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

17 ноябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча комиссион конкурс – тикшерү булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International