ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов Ирландиядән килгән делегация белән эшлекле очрашу уздырды. Алар безнең районга тәҗрибә уртаклашу һәм авыл хуҗалыгы тармагында үзара файдалы хезмәттәшлек итү максаты белән килделәр.

29 ноябрьдә Кама Тамагы муниципаль районы үзәк хастаханәсендә "Донор көне" үткәрелә.

"Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре районның ветераннар (пенсионелар) советы рәисе Виталий Юманов белән берлектә районның авыл җирлекләренә мобиль бригадалар оештырдылар.

Бүгенге көнгә районда яшәүчеләр салымнарның яртысыннан артыгын түләгән.


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Әниләр көне алдыннан Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 "Б" сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Н.С.Хәбибуллина) Район балалар китапханәсендә кунакта булып кайттылар.

25 ноябрь көнне Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында, Әниләр көненә багышланган, "Сиңа, бердәнберем" дип исемләнгән бәйрәм концерты узачак. Керү бушлай.

Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтү кысаларында, 22 ноябрь көнне, Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау "Хокук яклаучылар" отряды әгъзалары һәм Россия укучылар хәрәкәте активистлары 1-4 сыйныфларда "Балаларның бурычлары һәм хокуклары" темасына сыйныф сәгатьләре уздырдылар.

2017 елдан мәҗбүри пенсия һәм медицина иминләвенә иминләү түләүләрен администрацияләү функцияләре Федераль салым хезмәтенә күчерелә.

22 ноябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Павел Лоханов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Бу көнне Павел Николаевичка үзләренең проблемалары һәм теләкләре белән биш кеше мөрәҗәгать итте.

22 ноябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасыныж җиденче чакырылыш  депутаты  Айрат Фәррахов  гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International