ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

«Россиядә эш» порталы хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы булып тора. Ул илнең барлык төбәкләрендә бөтенроссия вакансияләр базасына керү мөмкинлеген тәэмин итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Камалиев Госман Ганибай улы хуҗалыкларның җәйге лагерьларын тикшерде.

Районның туган якны өйрәнү музеенда «Музей сезгә кунакка килә» дигән яңа акция старт алды. Бу-район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең барлыкка килү һәм усеше тарихына кагылу өчен уникаль мөмкинлек. Туган якны өйрәнү музее фондларында бүгенге көндә районның күп кенә предприятиеләре һәм учреждениеләре турында бай мәгълүмат материалы, фоторәсемнәр, документлар һәм башка экспонатлар җыелган.

20 майда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Нәтиҗәле партнерлык: шәһәр һәм авыл» түгәрәк өстәл узды. Аны оештыручылар - «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ һәм сәүдә-сәнәгать палатасының эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү департаменты. Очрашу «Татарстан Республикасы эшмәкәрлегенең язгы атнасы – 2019» бизнес-форумы кысаларында узды. Чарада авыл хуҗалыгы продукциясен сатучы интернет-мәйданчыкларны оештыручылар, кече хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләре вәкилләре катнашты.

Чара кысаларында катнашучылар авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен «Цифрлы авыл» һәм «Планантация станцияләренең» электрон мәйданчыклары белән таныша алдылар.

Россия Федерациясе Салым Кодексының 14 статьясы (алга таба - Кодекс) нигезендә транспорт салымы региональ һәм җирле бюджетларның шактый дәрәҗәдә керем базасын формалаштыручы региональ салым булып тора һәм федераль бюджетка күчерелми.

Шуны истә тотып, "Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 3 июлендәге 249-ФЗ номерлы Федераль закон федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына 12 тоннадан артык рөхсәт ителгән транспорт чараларына карата түләүне түли торган транспорт салымын түләүчеләр өчен салым преференцияләре вакытлыча характерда һәм 2019 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә, дип билгеләде.

Кош гриппы таралмасын өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы Россельхознадзор Идарәсе һәм Баш ветеринария идарәсе белән берлектә махсус билгеләнгән урыннарда кош кортлар сатуны оештыру буенча чаралар үткәрә. Муниципаль район башлыкларына бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә, урыннарда ЮХИДИ хезмәткәрләрен, участок полиция хезмәткәрләрен, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын җәлеп итәргә тәкъдим ителде.

Министрлык Татарстан халкына бары тик моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына тере кош сатып алырга, шулай ук ветеринария документлары булуга игътибар итәргә киңәш итә.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы исегезгә төшерә: 2013 елның 2 июлендәге 162-ФЗ номерлы Федераль закон хезмәт базарында дискриминация характерындагы чикләүләр булган буш эш урыннары яки вакантлы вазыйфалар турында мәгълүматны теләсә нинди формада һәм чикләрдә гражданнар, вазыйфаи затлар, юридик затлар тарафыннан тарату тыела.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Җәйге су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Минем Куркынычсыз җәй" Бөтенроссия акциясе үткәрелүгә бәйле рәвештә, «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.

2019 елда Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә эчке һәм читтән кертелә торган туризм өлкәсендә социаль әһәмияткә ия эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар чыгымнарын финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирүгә конкурс сайлап алуы үткәрә (http://tourism.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1461710.htm).

 

Балигъ булмаганнарны формалаштыру, тәмәке тартуның һәм алкогольнең йогынтысы турында репродуктив функциянең әһәмиятен аңлау һәм үсмерләрнең белемнәрен киңәйтү максатыннан, 201 9 нчы елның 22 нче маенда “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы  Гөлназ Хөснетдинова  Кама Тамагы татар урта мәктәбендә балигъ булмаганнар белән «Тәмәке һәм алкогольнең зыяны турында» сыйныф сәгате үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International