Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Радуга» 1 нче балалар бакчасының «А» әзерлек төркеме балалары белән «Республикабыз Гербы» дигән әңгәмә үткәрделәр (тәрбияче: Вазыйхова Г. М.).
Бүген район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы, «Кама Тамагы районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Шакиров Руслан Ришат улы белән берлектә «Камская «Агрофирмасы» ҖЧҖнең терлекчелек объектларында булды.
Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршында туризм үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
2019 елның 7 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының агымдагы сораулар буенча районның финанс органнары җитәкчеләре белән чираттагы атналык эшлекле киңәшмәсе уза.
Кама Тамагы урта мәктәбенең 7 «А» сыйныф укучылары өчен Сталинград сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган дәрес.
6 февраль көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы районындагы социаль яклау бүлеге, Тәтеш районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Кама таңнары» социаль ярдәм үзәге, «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәт коллективлары җыелышы булып узды.
Тенеш авылы китапханәчесе «Улыбка» балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен кышкы салкын турында танып-белү дәресе үткәрде.
Балтач авыл китапханәсендә балалар язучысы Роза Хафизованың 90 еллыгына багышланган "моңлы әкиятче" исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Районның туган якны өйрәнү музеенда «Кама таңнарын» да ял итүчеләр өчен «Бер экспонатның тарихы» дигән чираттагы чарада сүз көнкүреш әйбере – үтүккә багышланган иде. Очрашуда катнашучылар бүгенге көндә туган якны өйрәнү музеенда булган күмер, спирт, газ, парлы үтүкләрнең бай коллекциясе белән таныштылар. Аннары музей кунакларына үтүкләр музее турында документаль фильм күрсәтелде. Ә очрашу ахырында Туган якны өйрәнү музее заллары буйлап традицион экскурсия булды.