Бүген МР Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды.
Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов учреждение, предприятие, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәне ачып, Павел Николаевич алдагы атнага төп чараларны билгеләде, аннары көн үзәгендәге сораулар турында фикер алышуга күчәргә тәкъдим итте.
22 гыйнвар көнне Кама Тамагы "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү комплексында ГТО кышкы фестиваленең беренче муниципаль этапы узды.
Беренче гыйнвардан референдумның "Үзара салым турында"гы карары үз көченә керде. 10 гыйнвардан үзара салым акчаларын җыю башланды.
Кама Тамагында "Салават күпере" балалар бакчасында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән очраштылар. Чараның максаты балаларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган басмаларга кызыксыну уяту.
Кама Тамагы штп "Пятерочка" сәүдә челтәренең тагын бер кибете ачылды. Яңа универсамны ачу тантанасында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин катнашты.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов Келәнче һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә узган гражданнар җыелышында катнашты.
3 гыйнварда Кама Тамагында ярны ныгыту буенча эшләр активлашты. Ике атнада зур күләмдә җир эшләре башкарылды. 18 гыйнварда эш барышын "Гидроспецстрой" КСУ проектчылары һәм "Главтатдортранс" ГКУ заказчылары бәяләде.
2017 елның 1 гыйнварыннан “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы канунның яңа редакциясе буенча, көллият һәм техникумнарда укуны тәмамлаганчы егетләр армия хезмәтенә чакырылмый.
19 гыйнвардан башлап Кама Тамагы муниципаль районының авыл җирлекләрендә гражданнарның отчет җыелышлары башланды. Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов Олы Карамал һәм Уразлино авыл җирлекләрендә узган беренче гражданнар җыелышларында катнашты