25 гыйнвар көнне Куйбышев Затон штп китапханәсендә "Без өйгә моңсулыкны кертмибез" дип исемләнгән тамаша булып узды. Китапханә хезмәткәрләре күпъеллык хезмәттәшлеге һәм тугрылыклары өчен иң яхшы китап укучыларга рәхмәт белдерделәр.
Бүген, 26 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов Кама Тамагы муниципаль районы Затон мәктәбе укучылары белән очрашты.
25 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев коллектив-фермер хуҗалык башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Чистай күп профильле колледжның җирле филиалында дәүләт имтиханнары булып узды. 30 каматамагылы В,С,Е категорияләрендәге тракторчы таныклыгы алды.
Хөрмәтле студентлар! Сезне чын күңелдән Россия студентлары көне белән котлыйм! Студент еллары - кеше тормышының иң кызыклы, күңелле, шул ук вакытта җаваплы чоры.
23 гыйнвар көнне Кама Тамгы штп яшәүче 2 төркем инвалиды Илгиз Вафин үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 2006 елдан Илгиз Вафин "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль карамагында тора.
Бүген, 24 гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов традицион рәвештә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район Башлыгына алты каматамагылы мөрәҗәгать итте: торак шартларын яхшырту, җир кишәрлекләрен теркәү, урамнарны газлаштыру, шулай ук башка темалар.
20 гыйнвар көнне Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасының "Динамо" Җәмгыяте призларына ачык волейбол турниры узды. Турнирда 6 команда катнашты: "Атлант", "Яшьләр", МЧС, "Укытучылар", "Ветераннар", "Көчле структуралар".
23 гыйнвар көнне Балтач һәм Олы Кариле авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары булып узды. Анда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, МР Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыйров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Иван Леонов, шулай ук район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Бүген эшлекле дүшәмбе барышында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашкан җитәкчеләргә Казан шәһәре мэры И. Р. Метшинның Рәхмәт хатларын тапшырды.