2 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гыймадиева "Сезнең өчен безнең күңелләр һәм йөрәкләр ачык" дип исемләнгән тематик чара үткәрде.
6 декабрь көнне 8 дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе "Бердәм кайнар линия көне " уздырачак.
Кама Тамагы районының Иң яхшы чыршысына конкурс игълан ителде. Конкурс кышкы каникуллар чорында балаларга, яшүсмерләргә һәм яшьләргә ял итү өчен уңай шартлар тудыру, халыкның мәдәни мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндерү, Яңа 2017 елны каршылау өчен Кама Тамагы муниципаль районының торак пунктларын бизәүнең эстетик дәрәҗәсен арттыру максаты белән оештырыла.
1 декабрь көнне Көрәле авылында яшәүче Салих белән Флүрә Нуруллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бергә тормыш итүләренең 50 еллык юбилее белән аларны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов исеменнән Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин һәм авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зөлфия Ибраһимова котладылар.
1 декабрь көнне Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында, инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Төрле төстәге бәйрәм” уен программасы әзерләнгән иде.
Бүгенге көндә Кама Тамагы муниципаль районында гражданнарның 4882 шәхси ярдәмче хуҗалыгы исәпләнә. 4336 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1489 баш сыер. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 131 баш ат, 594 баш дуңгыз, 6328 баш сарык һәм кәҗә, 42571 кош бар.
Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне 1декабрьдән алып 30 декабрьгә кадәр үткәрелә торган балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларларда тәрбияләнә торган балаларга музыка уен кораллары җыю буенча хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз. Әлеге акцияне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә республика мәгълүмат-методика үзәге» дәүләт казна учреждениесе белән берлектә үткәрелә.
1 декабрь көнне, "Бердәм Россия" партиясенең туган көне уңаеннан, Кама Тамагы җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә "Бердәм Россия" Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең сәяси советы секретаре урынбасары, Кама Тамагы муципаль район Башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
Коррупциягә каршы көрәш буенча тәрбияләү атнасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы Затон урта гомуми белем бирү мәктәбендә коррупциягә каршы дөньяга карашны формалаштыру буенча сыйныф сәгате узды .
Ел саен хәйриячеләр ярдәме белән Кама Тамагы муниципаль районында 18 яшькә кадәр булган инвалид балалар өчен бүләкләр сатып алына һәм Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының 22.11.2016 елгы № 874 Карары нигезендә инвалид балалар, ятим балалар һәм социаль куркыныч хәлдә булган балалар өчен яңа ел бүләкләре әзерләү планлаштырылган.