Бүгенге көндә Кама Тамагы районында 25 фермерлык хуҗалыгы бар. Анда 450 баш мөгезле эре терлек асрала (ел башына баш саны 32% арту белән), шуларның 168 башы сыер. Шулай ук 86 баш ат, 35 баш дуңгыз, 115 баш сарык һәм кәҗә һәм 500 дән артык кош бар.
29 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты Хатын-кызлар советы рәисе Ләйсән Рахманова "Бүгенге заман хатын-кызлары күзлегеннән иҗтимагый кыйммәтләр системасы" дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты.
Хөрмәтле каматамагылылар! Мөмкинлекләре чикләнгән иң талантлы кызлар арасында "Жемчужина Татарстана" республика матурлык конкурсында катнашкан Светлана Никашина өчен тавыш бирегез.
30 ноябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен Кама Тамагы штп яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне - Сторожук Екатерина Ивановна билгеләп үтте. Әлеге зур бәйрәме белән Екатерина Ивановнаны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов шәхсән үзе котлады.
Кама Тамагы муниципаль районы "Форпост" МУ директоры Антон Хәкимов Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Укыту-тикшеренү үзәге базасында оештырылган яшьләр арасында профсоюз лидерларының 3 көнлек укыту семинарында катнашты.
28 ноябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районында "Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция 4 декабрьгә кадәр дәвам итә. Акциянең төп максаты – безнең илдә җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ- инфекциясе таралуга җәлеп итү.
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә Кара диңгез ярында урнашкан балаларга сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар алу өчен гаризалар кабул итү башланды. Бу 2017 елның июнь-июль айларына планлаштырыла.
Кама Тамагы муниципаль районында чит кешеләрнең кайгысына битараф булмаганнар күп. Бу 29 ноябрь көнне район үзәк хастаханәсендә үткән Донор көненнән ачык күренә. Кан тапшырырга район үзәгеннән генә түгел, шулай ук районның башка торак пунктларыннан да кешеләр агылды.
28 ноябрь көнне Атабай авылы мәдәният йорты мөдире Рәмис Зиннәтуллин әниләр көненә багышланган “Бердәнбер бит алар, бердәнбер” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә оештырды.
Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының 80-еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.